Татарская нар. - Авыл көе

Музыка: Татарская нар.
Слова: Татарская нар.

Бездә биек таулар бар да
Тау астында таллар бар
Талда яфрак бездә сагыну
Сездә нинди хәлләр бар
Талда яфрак бездә сагыну
Сездә нинди хәлләр бар

Тау астында салкын чишмә
Агып төшә улакка
Сагынуымны әйтер идем
Җил дә исми шул якка
Сагынуымны әйтер идем
Җил дә исми шул якка

Алмалар өзәр идем лә
Бауларга төзәр идем
Янмаса бу йөрәккәем
Сагынуга түзәр идем
Янмаса бу йөрәккәем
Сагынуга түзәр идем

Наверх