Татарская нар. - Нигә яна йөрәгем

Музыка: Татарская нар.
Слова: Татарская нар.

Сандугачлар ияләшкән
Су эчәргә миләштән
Кайгыларым бетәр иде
Сине күреп сөйләшсәм

Эх тала тала тала
Тала ике беләгем
Нигә тала нигә яна
икән минем йөрәгем
Эх тала тала тала
Тала ике беләгем
Нигә тала нигә яна
икән минем йөрәгем

Агыйлделгә
басма салдым
Каенын
сайлап кына
Яннарына барыр
Кош булып сайрап кына

Эх тала тала тала
Тала ике беләгем
Нигә тала нигә яна
икән минем йөрәгем
Эх тала тала тала
Тала ике беләгем
Нигә тала нигә яна
икән минем йөрәгем

Агыйделкәйне кичкәндә
Җырлыйм ишкәк ишкәндә
Өзелә үзәк яна йөрәк
Җаныем искә төшкәндә

Агыйдел суы тирбәлә
Уртасында сал булса
Агыйдел суы тирбәлә
Уртасында сал булса

Агыйдел суы тирбәлә
Уртасында сал булса
Суга салсаң
калкып чыгар
Безгә насыйп
яр булса
Эх тала тала тала
Тала ике беләгем
Нигә тала нигә яна
икән минем йөрәгем
Эх тала тала тала
Тала ике беләгем
Нигә тала нигә яна
икән минем йөрәгем

Наверх