Татарская нар. - Су буйлап

Музыка: Татарская нар.
Слова: Татарская нар.

Идел бит ул тирән бит ул
Тирән бит ул киң бит ул шул
Тирән бит ул киң бит ул
Караңгы төн болытлы көн
Без аерылган көн бит ул
Караңгы төн болытлы көн
Без аерылган көн бит ул

Идел бит ул бик мул елга
Ул бит диңгезгә китә шул
Ул бит диңгезгә китә
Аккан сулар искән җилләр
Йөрәгемне җилкетә
Аккан сулар искән җилләр
Йөрәгемне җилкетә

Идел буйларына барсам
Әйтер идем Иделгә шул
Әйтер идем Иделгә
Минем кайгыларымны да
Алып кит дип диңгезгә
Минем кайгыларымны да
Алып кит дип диңгезгә

Наверх