Татарская нар. - Туган тел

Музыка: Татарская нар.
Слова: Тукай Г.

И туган тел и матур тел
Әткәм-әнкәмнең теле
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы

Иң элек бу тел белән
Әнкәм бишектә көйләгән
Аннары төннәр буе
Әбкәм хикәят сөйләгән
Аннары төннәр буе
Әбкәм хикәят сөйләгән

И туган тел Һәрвакытта
Ярдәмең белән синең
Кечкенәдән аңлашылган
Шатлыгым кайгым минем
Кечкенәдән аңлашылган
Шатлыгым кайгым минем

Наверх