Гузель Ахметова - Сине сагынуларым

Музыка: Яппаров И.
Слова: Аблеева Л.

Очасы килмий күкләргә
Чөнки җирдә син, ярым.
Төшәсем килмий суларга
Чөнки ярда син, җаным.

Бер күктә ике ай йөзмий,
Икебезгә бер сөю
Урап узсын бу сөюне
Аерылу, яну, көю.

Тал барында сандугачлар
Кунмас инде җирләргә
Сине сагынуларымны алып китми җилләр дә
Ярларына сыя алмый
Язларның да ташкыны
Яратам дип әйтер өчөн
Йөрәк сиңа, җаным, ашкынды

Телләремнән сүзләр төшми
Моң кагыла күңелдән
Сагыну елгасыннан мин
Тик сиңа каршы йөзәм

Күземнән тамган яшләрне
Яшерәм уземнән дә
Кавышмый нурлар кабынмый
Мәхәббәт йозөндә дә

Тал барында сандугачлар
Кунмас инде җирләргә
Сине сагынуларымны алып китми җилләр дә
Ярларына сыя алмый
Язларның да ташкыны
Яратам дип әйтер өчөн
Йөрәк сиңа, җаным, ашкынды

Очасым килми күкләргә
Чөнки җирдә син, ярым.
Төшәсем килми суларга
Чөнки ярда син, җаным.

Күңелкәем күккә оча
Син булганда җирләрдә
Сине генә язса иде
Сөяргә бар гомергә

Тал барында сандугачлар
Кунмас инде җирләргә
Сине сагынуларымны алып китми җилләр дә
Ярларына сыя алмый
Язларның да ташкыны
Яратам дип әйтер өчөн
Йөрәк сиңа, җаным, ашкынды.

Наверх