Мәхәббәтне исбат итеп
пар балдаклар кигәнсез
Бер-береңә саф булырга
вәгъдәләрне биргәнсез
Пар балдаклар насыйп булсын
берсен-берсе сөйгәнгә
Бер-беренә туры карап
без тиң ярлар” дигәнгә
Пар балдаклар кияләр
бит парлап гомер итәргә
Берсен-берсе хөрмәт итеп
алтын көзгә җитәргә
Пар балдаклар кияләр
бит парлап гомер итәргә
Берсен-берсе хөрмәт итеп
алтын көзгә җитәргә
Пар балдаклар җитәкләшеп
гомер юлын үтегез
Җил-давыллар булмый
калмас барына да түзегез
Кулыгыздан пар балдаклар
бер үк төшә күрмәсен
Йөрәкләрне өшетерлек
язмыш җиле үтмәсен
Пар балдаклар кияләр
бит парлап гомер итәргә
Берсен-берсе хөрмәт итеп
алтын көзгә җитәргә
Пар балдаклар кияләр
бит парлап гомер итәргә
Берсен-берсе хөрмәт
итеп яшәргә
Кадерле кәләш
белән кияү
Чәчәк атсын җимеш бирсен
мәхәббәт гөлләрегез
Бәхет белән балкып торсын
hәрвакыт йөзләрегез
Пар балдаклар кияләр
бит парлап гомер итәргә
Берсен-берсе хөрмәт итеп
алтын көзгә җитәргә
Пар балдаклар кияләр
бит парлап гомер итәргә
Берсен-берсе хөрмәт
итеп яшәргә
Пар балдаклар кияләр
бит парлап гомер итәргә
Берсен-берсе хөрмәт итеп
алтын көзгә җитәргә