Айфара - Ак каен

Музыка: Муртазин Ф.
Слова: Мингазов А.

Күңелләргә сөю килгәч, яшәрсең дип язлар саен
Бергә йөргән тау битенә утырттык без зифа каен.
Килде кышлар җилләр алып, ә мин янып сөя идем,
Шушы каен төбендә син: “Мин башканы сөям”, — дидең.

Кушымта:
Ак каен, син яшә, карама син безгә
Йорәгең саф синең, бирешмә син көзгә
Ак каен, яшь каен, син үлмә, яшә син
Синең саф сөюнең һәр язда яшәр син.

“Сөям, — дидең син, — башканы”, шаулап куйды зифа каен
“Исәнме”, — дип, мин ялгызым киләм аңа һәркөн саен.
Күрдем бүген яфраклары коелалар безнең эзгә

Нигә әле, ник саргая – иртә әле салкын көзгә.

Улә каен, зифа каен. Рәнҗеп китә инде безгә
“Онытма, — дип, — сөюенңе”, карый кебек минем күзгә.
Килер язлар тау битенә, бизәлер ул һәр ел саен,
Тик син генә яшәрмәссең, кичер безне, кичер, каен.

Кушымта:

Ак каен, яшь каен, ник бездән китәсен?
Ник мине гомергә син ялгыз итәсен?
Ак каен, рэнҗемэ, кичер син, каеным.
Без сөя белмәдек, без бүген аеры-ы-ым

Айфара — Ак каен — Текст Песни, слушать онлайн Айфара — Айфара — Текст Песни

Наверх