Татарская нар. - Минзәлә

Музыка: Татарская нар.
Слова: Татарская нар.

Барасызмы Минзәләгә,
Мин барам Минзәләгә;
Минзәләне күрер өчен
Йөрәгем өзгәләнә.

Минзәләне күрер өчен
Йөрәгем өзгәләнә.

Минзәләгә барганым юк,
Юллары такыр, диләр шул
Такыр юлда йөреп үскән
Кызлары матур, диләр.
Такыр юлда йөреп үскән
Кызлары матур, диләр.

Минем иркәм Минзәләдә
Туып үскән бер матур шул
Минзәләгә баралмасам.
Аны кемнәр юатыр?!

Минзәләгә баралмасам.
Аны кемнәр юатыр?!

Наверх